Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда әтисе 10 яшьлек кызының башын…

Ир кызның тәм-томны яшерен ашаганын белә һәм аңа консерв банканы ыргыта

Җинаять эше Татарстанда Нурлат шәһәрендә яшәүче 44 яшьлек кешегә карата кузгатылган. Ир ун яшьлек кызын даими кыйнауда шикләнелә.

Тикшерү версиясе буенча, быелның март-июнь айларында ир баласын кыйнаган. Әйтик, май аенда ир кызның яшерен генә сатып алынган куертма эчүен ачыклый, шуннан соң аңа консерв банкасын ыргыта. Бәрелүдән кызның башында тиресе киселә.

Туганының хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткәннән соң, Татарстан кешесенә карата тәрбияләү бурычларын үтәмәү турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылган.

Хәзер тикшерү нәтиҗәсендә килеп чыккан хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән гамәлләр башкарыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Фото: Shutterstock

Чыганак: KazanFirst

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X