Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ирада Әюпова театрлар ачылмаса, билетлар өчен акчаны кире кайтарырга вәгъдә итте

Татарстан театрлары көзге спектакльләргә билетлар сата башлады, ләкин заллар күп дигәндә яртылаш тулы булачак.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, әгәр театрлар бу көздә ачылмаса, тамашачыларга билет акчасын кире кайтарырга вәгъдә итте. Бу хакта ул Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Сентябрьгә без билетларны залның яртысына гына сатабыз. Әлегә куркып кына сатабыз. Кайбер спектакльләр август ахырына куелган. Әгәр театрлар ачылмаса, без тамашачыга акчаны кайтарабыз», — диде ведомство башлыгы.

Әюпова сүзләренчә, театрлар өчен бюджеттан тыш керемнәр мөһим, аларның күбесе хезмәткәрләргә түләү өчен тотыла. Әмма көзге спектакльләргә сатылган билетлардан кергән акча әлегә сарыф ителми. 

Министр «Алтын битлек» премиясе номинантлары һәм лауреатларының сентябрьдә булачак спектакльләре сериясен игълан итте. Вакыйганың булу-булмавы республикада эпидемиологик вазгыятькә бәйле булачак. Шулай ук финанслау мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк булачак.

Әңгәмәне тулысынча sntat.ru сайтында укырга мөмкин. Видеоны YouTube та «Татар-информ» каналында күреп була. Телевизион версияне «Татарстан 24» телеканалында «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында шимбә, 18.30 һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X