Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ирен махсус операциягә озаткан Альмира Гайсина: «Мин сине көтәм!»

Илдар: «Бер ялганга да ышанма, кеше сүзенә карама, нык бул», - диде. Мин тырышам.

Альмира ханым турында газетага язуны тормыш иптәше Илдар Гайсин сорады. Бу аның зур юлга чыгар алдыннан әйтелгән үтенече иде. Бер ай элек Илдар Нәҗип улы үз теләге белән махсус хәрби операциягә китте. Ә аңа кадәр, җәйге ялы вакытында, ДНРга барып, шартлаулардан зыян күргән йортларны төзекләндереп кайткан иде. «Шәһри Чаллы»да бу хакта басылып чыккан язмадан соң шәһәр мэры Наил Мәһдиев Илдар Нәҗиповичка эш кораллары бүләк итте. 

Бүгенге саныбыз Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган. Шул уңайдан шәһәрдәшебез, каһарман ир-егетнең тылы, игелекле эшләр башкарырга илһам бирүче, гомер юлында шатлыгын да, кайгысын уртаклашучы, газиз балаларының әнисе белән очрашып сөйләштек.
Альмира Гайсина Чаллының «Шатлык» яшьләр үзәгендә хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Моңарчы әңгәмәдәшем 83нче балалар бакчасында шундый ук вазифаны башкарган. Яшьләр үзәгенең 40 еллык бинасына күптән түгел капиталь ремонт ясадылар. Бар нәрсә ялт итсен өчен күзгә күренмәгән никадәр эш башкарырга кирәклеген ремонтны үз башыннан кичергән кеше генә аңлый. 
Белеме буенча ул инженер-механик, Чаллының Кама политехник институтында белем алган. Тормыш иптәше Илдар белән дә шунда танышкан. Тулай торакта яшәгәннәр, шунда кызлары Гүзәл туган. Кою заводында эшләгәндә бер бүлмәле фатир биргәннәр.
– Альмира ханым, Сез кайсы яктан?
– Башкортостанның Аскын районы Башкортостан авылыннан. Туган ягымның табигате бик матур, кечкенә генә авылыбыз да урман кочагында утыра. Анда хәзер әнием, бездә йомшак итеп «инәем» диләр, Әлфия яши., 75 яшьтә. Абыем белән энем дә Башкортостанда, аралашып яшибез.
– Хатын-кызның бәхете, сзнеңчә, нәрсәдән тора?
– Беренче чиратта, тормыш иптәшеннән. Мин ул яктан бик бәхетле: иптәшем бар яклап та уңган-булган. Бер эштән дә курыкмый – тәмле итеп ашарга да пешерә, бар эшне оештыра белә. Кою заводында эшли башлау белән участок башлыгы булды. Аннары акча түләми торган авыр заманнар башлангач, иптәшләре коммерциягә чакырды, Тракресурс оешмасына керде, ул компания әле дә уңышлы эшли. Ижевскида филиал ачтылар, анда директор булды, Түбән Новгородта филиал ачты.
– Өйләнешкәнче иптәшегезнең нинди сыйфатларына игътибар иттегез?
– Ышанычлы, ярдәмчел булуы, туганнары, дуслары өчен җан атканы күренеп тора иде. Илдар ике яшьтән әнисез калган, үги ана белән, күп балалы гаиләдә үскән. Авырлыкларны күреп үскәч, гаиләбезне аеруча кадерли. Балаларны ярата, эшне ярата, җиренә җиткереп эшли.
– Балаларга мөнәсәбәте турында тулырак сөйләгез әле?
– Илдар аларны үстергәндә нык ярдәм итте. Мин укуга китәм – ул карый баланы. Мин кайтам – ул китә. Берсендә кайткач сөйли: мин югында баланың эче киткән, ничә ползункки булган, барысын да кидергән! Юып, элеп барган. Һәм иң мөһиме – баланы коры, чиста тоткан.  
Шөкер, балаларыбыз акыллы, тәртипле булып үсте. Кызыбыз Гүзәл 34 яшьтә. Әхмәт исемле төрек егетенә кияүгә чыкты. Бераз Чаллыда яшәделәр. Инглиз телен камил белүче киявебез инде татарча да сөйләшә башлаган иде. Улыбыз Булатка 27 яшь Ул күптән түгел өйләнде, 49нчы мәктәптә физкультура, киленебез Лилия рус теле һәм әдәбияты укыталар. 


– Махсус хәрби операциягә китүен ничек әйтте?
– Әйтмәде. ДНРга йортларны төзекләндерергә киткәндә дә шулай булган иде. Ул көнне бер объектта эшен бетереп кайтты. Матур итеп кичке ашны ашадык. «Хәзер мин сиңа бер әйбер әйтәм», – ди. Мин уйлыйм, кая да булса ял итәргә барабыздыр, дим. Гел башыма да китермәдем. «Мин Донецкига барып кайтам. Син мине аңларга тиеш», – ди. Хатын-кыз бит инде елый башлый. Шулай да беләм – әйткән икән, ул аны эшләячәк. Иртәгә машинаны каратам, җомга юлга чыгам, ди. Балаларны чакыртты, табыннар көйләдек, мин аларга әйтми тордым. Алар нәрсә булды икән дип аптырашканнар. Әйткәч, елаштык, хәерле юллар теләдек. Иртән мин аны озаттым. 
Монысында да нәкъ шулай булды. Тагын барып ярдәм итеп кайтырмын дип әйткән иде ул. Анысына бер сүзем юк. Ә болай ут эченә китәр дип гел уйламаган идем. Ул декабрь азагана ук әзер булган икән. Кызыбыз Гүзәлнең киявебез белән Төркиягә яшәргә китүен көткән. Шул арада военкоматка барып, документларын яңарткан. Справка биргәннәр. Кайтты да: «Малай белән киленне кичкә чакыр әле», – ди. «Үрдәк алып кайттым, шуны пешер», – ди. Мин уйламыйм да, ярар, ярар, дим. Табын кордык, ашап туйганнан соң гына: «Балалар, шунда китәм, менә кәгазь. Мин әзер», – диде. Тагын еларга тотындык. Иртән Чаллыга китердем. Военкоматта бер егет белән бергә киттеләр. Казанга. Шул ук көнне Оренбургка киттеләр, анда да озак тотмадылар. Хәзер ул артиллериядә. 
– Хәбәрләшәсезме?
– Әйе, элемтәгә чыгып тора. Көтүе җиңел түгел. Исән-сау гына кайтсыннар. Мин моның өчен барысын да эшләргә әзер. Эштән курыкмыйм, барын да эшлим.
Эштә вакыт уза ул. Ә менә берүзең генә калганда... Юлда мин татарча радиолар тыңлыйм, моңлы җырлар ишетелсә, күңел тула. Иркәнең «Бары тик саубуллашу» җырын яратам. Мин бик нечкә күңелле. Үземне тотарга тырышам, әлбәттә, тик миннән генә тормый шул. 
Илдар: «Бер ялганга да ышанма, кеше сүзенә карама, нык бул», – диде. Менә, тырышам. Өйдә дә эш табарга тырышам. Элек тегәргә ярата идем. Эштә ремонт булгач, ике ел рәттән ул хакта уйлап кына йөрдем, тотына алмадым. Хәзер, әллә шушы тегү, бәйләү кебек кул эшләрен искә төшерергә инде, дим. Юклык заманында да бик ярдәм итте бит ул шөгылем. Балаларга да барысын да үзем бәйләп, тегеп кигердем. 
– Нинди уй ярдәм итә?
– Илдар аңлатты, мин җиңел өйрәнәм, ике югары белемем бар, корал тота беләм, онытканны искә төшерермен, диде. Тормыш тәҗрибәсезлеге белән батыраеп йөргән егетләрне дә сакларга тырышырмын, сакланырга кирәклеген аңлатырмын, диде. Кайчагында гади генә киңәш тә гомерне саклап кала бит. Аңа 57 яшь тула, уртаклашырдай тәҗрибәсе бар. 
Алга үткән саен землянкалар казыйбыз, диде. Мэр бүләк иткән бер пычкы белән бер балтаны алып киткән иде – бу эш коралларының бик нык ярдәме тигән. Шул ук землянканы ясар өчен дә эш җаен белү кирәк: агачны кимендә егасы бар – моңа да яшьләрне өйрәтүче булса яхшы, ди.
Иптәшем хак юлда. Җиңү безнеке булачак. Мин моңа ышанам. Исән-сау әйләнеп кайтсыннар гына барысы да. 
– Озатканда иң мөһиме нәрсәне истә тот дидегез?
– «Мин сине көтәм, яратам, шуны бел!» – дидем.

Илдар Гайсин турында чыккан язмалар: 

Чаллы кешесе Илдар Гайсин турында ДНР журналистлары фильм төшерде: укырга.

Донецкида күргәннәрем: укырга 

Наил Мәһдиев «Шәһри Чаллы» газетасы героена бүләк тапшырды: укырга

«Шәһри Чаллы» герое үз теләге белән фронтка китте: укырга.


/ Фото Альмира Гайсинадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

9

1

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция