Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы» герое үз теләге белән фронтка китте

Бүгенге көндә Чаллыдан Илдар Гайсин хәрби өйрәнүләрдә. Оренбург өлкәсендә Татарстаннан Ватанны сакларга киткән бер төркем ир-атлар арасында республикабызның төрле шәһәр-районнарыннан кешеләр бар.

Фотода сулдан уңга: Дмитрий Тетюгин (Бөгелмә), Рамил Хәйрулин (Минзәлә), Динар Галиәкбәров (Әлмәт), Сергей Лебедев (Казан), Илдар Гайсин (Чаллы), Алексей Резвяков (Алабуга), Айрат Сабиров (Чаллы), Юрий Иванов (Зәй). 

Яшьләре 25 тән 57.гә кадәр. Кайсыдыр хәрбинең 5 баласы һәм 3 оныгы,  кемнеңдер 2 баласы бар, тормыш иптәше өченчегә авырлы, өйләнгәннәр дә әле гаилә кормаган егетләр дә бар. 

Барысының да уе бер - хәрби операциядә катнашучыларга кушылып, Ватанны сакларга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, Илдар Гайсин үз акчасына үз машинасында ДНРга барып әби-бабайларның хәрби операция вакытында җимерелгән йортларын ремонтлады. Бу хакта монда язган идек.

Шәһәрдәшебезнең бу игелекле эше турында газетабыздан укып, шәһәр мэры Наил Мәһдиев та белде. Ул Илдар Гайсинга эш кораллары бүләк итте. Бу хакта моннан укый аласыз.

https://heroes-tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

1

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев