Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иркә гаепләүләренә Чаллы табиблары нәрсә ди?

БСМП матбугат хезмәте аңлатма бирде.

Исегезгә төшерәбез, җырчы Иркә Чаллы табибларын медицина ярдәме күрсәтмәүдә гаепләп чыкты. Бу хакта тулырак монда язылган. 

Килеп чыккан ситуциягә аңлатма бирүне сорап, без БСМПга мөрәҗәгать иттек. 

"Травматология пунктында барлык мөрәҗәгать итүчеләргә дә ярдәм билгеләнгән тәртиптә күрсәтелә. Диагностика ясау рентген тикшеренүләр үткәрүне таләп итә. Шуңа күрә көтәргә туры килә. 3 сәгать көтү - гамәлдәге норматив кысаларында. Кан китү белән мөрәҗәгать иткән пациентларга ярдәм чиратсыз күрсәтелә. Махсус ярдәм, шул исәптән рентген да, республиканың 11 районыннан килгән һәр кешегә тәүлек әйләнәсе күрсәтелә", Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенең матбугат хезмәте җиткәчесе Айгөл Солтанова. 

Исегезгә төшерәбез, БСМПның травматология пунктында Элвин Грейга ярдәм күрсәткәннәр иде. Ул җырына клип төшергәндә баггидан егылып кулын сындырды. Бу хакта монда яздык. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табиблар