Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Элвин Грей БСМПга эләкте

Ул баггидан егылып, кабыргаларын сындырган.

Танылган җырчы, ТР һәм БР атказанган артисты Радик Юльякшинга (Элвин Грей) Чаллы хастаханәсендә медицина ярдәме күрсәттеләр. Ул "Текелди" җырына клип төшергән вакытта авыр тән җәрәхәте ала: баггидан егылып, кабырга һәм иң-баш сөякләрен сындыра. Машинада 3 пассажиры да була. Алар зыян күрми.

Элвин Грейга медицина ярдәмен травматолог-ортопед Булат Закиров күрсәтә. "Форс-мажор килеп чыкты. Концертлар графигын үзгәртергә туры киләчәк", - ди артист. Мондый хәл килеп чыкканы өчен ул социаль челтәрләрдә тамашачыларыннан гафу үтенде. Шул ук вакытта шаяртып та язды. "Хәзер хезмәт китапчыгымда каскадёр дип тә язып куярга кирәк. Безнең хаталарны кабатламагыз. Клип, аңлаганыгызча шәп булачак", - ди ул.

Исегезгә төшерәбез, Элвин Грейның 31 март һәм 1 апрельда Чаллыда концертлары гөрләп узды. Аннан соң ул Чаллының танылган бер ресторанында чыгыш ясарга тиеш булган. 

Фотолар җырчының шәхси аккаунтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хастаханә