Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Иркә Чаллы табибларын гаепләп чыкты

Кулы сынгач аңа ярдәм итмәгәннәр.

Җырчы Иркә Чаллы табибларыннан шок хәлендә. Аның әйтүенчә, алар аңа беренче медицина ярдәме күрсәтмәгәннәр. Артист үзе бу хакта сөйләп социаль челтәрләрдә видео элде. 

"Юеш идәнгә таеп егылдым. Уң як кулга зыян килде. Чаллыдагы медгородок хастаханәсенә бардык. Уң кулым бик авырта, үзем рульда килдем, карагыз әле дигәч: "А мы причем? Без ябылабыз" диделәр", - ди җырчы. Медицина хезмәткәре җырчыны таный. Берәүгә шалтыратып, Иркәгә телефонын суза. Анда да аңа:  "Такси заказываешь и едешь", - дип җавап бирәләр. 

Соңыннан Иркә БСМПга барып карый. Биредә 3 сәгать чиратта утырырга кирәклеге турында әйтәләр. 

Иркә чарасызлыктан авыртуны баса торган дарулар, мазь сатып ала да, Казанга юл тота. РКБда аңа ренген ясыйлар. Кулы сынган булып чыга. Аңа гипс куялар.

"Бер кеше миңа шулай җавап биргән икән, бөтенесе дә шундый дигән сүз түгел. Минем мондый әйберләрне чыгарганым да булмады. Яратмыйм да мондый әйберләрне. Авыртуыма  гына чыдый алмадым", - ди җырчы.  

Без җырчы мөрәҗәгать иткән хастаханәләргә шалтыраттык. Алар килеп чыккан ситуация буенча аңлатма бирәчәк. 

Газетаның киләсе саннарының берсендә "Шәһри Чаллы" Иркә белән интервью чыгачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев