Иртәгә кабат давыл булачак, тик...
Яңалыклар тасмасы

Иртәгә кабат давыл булачак, тик...

Бу чорда артык көч таләп итә торган җитди һәм катлаулы эшләр башкарырга ярамый.

Тик монысы кар белән бәйле түгел. Сишәмбе көнне җирдә 6.00-12.00 сәгатьләрдә көчле булмаган магнит давылы (G1 дәрәҗәсе – барлыгы биш дәрәҗә) көтелә. Ул беренче чиратта өлкән яшьтәгеләргә, иммунитеты какшаган һәм хроник авырулары булган кешеләргә тәэсир итәргә мөмкин. 

Гадәттә, кояш активлыгы арткан көннәрдә метео сизгер кешеләрнең башлары авырта һәм әйләнә, кан басымы үзгәрә һәм сәламәтлекләре белән бәйле башка проблемалар барлыкка килә, дип аңлата табиблар.

Бу чорда артык көч таләп итә торган җитди һәм катлаулы эшләр башкарырга ярамый. Шулай ук начар гадәтләрдән, ягъни тәмәке тартудан, алкоголь кулланудан һәм зыянлы ризыклардан да баш тарту мөһим. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев