Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы урамнарына - зур автобуслар

Кайсы маршрутларга?

Бу хакта матбугат конференциясендә башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов хәбәр итте.  Аның әйтүенчә, шәһәрдә пассажирлар йөртү белән Альвир Әглиуллин җитәкчелегендәге «Горкоммунхоз» муниципаль унитар предприятиесе шөгыльләнәчәк. 

Иртәгә 22нче һәм 26нчы маршрутларга зәңгәр төстәге «НефАЗ» автобуслары чыга. 

«КАМАЗ» ГАҖ белән килешү нигезендә алынган 24 яңа «НефАЗ» автобуслары да «Горкоммунхоз» балансына күчә. Федераль программа  буенча алыначак тагын 100 автобус та «Горкоммунхоз» балансында булачак.

Фәрит Шәфкатович әйтүенчә, 2023 елның беренче сентябренә Мәскәү проспектын озынайту эшләренең беренче этабы тәмамланырга тиеш. Аннары биредә дә зур автобуслар йөри башлаячак.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: даи кагыйдә юл транспорт билге гаи