Исерек Чаллы шоферы баланы бәрдерде
Яңалыклар тасмасы

Исерек Чаллы шоферы баланы бәрдерде

Бу хәл Тукай районының Бәтке авылында булды.

Volvo автомобиле йөртүчесе идарә итүне югалтып, бетон боҗрага бәрелә. Нәтиҗәдә, машинаны юл кырына алып ташлый. Бу вакытта 9 яшьлек кыз бала велосипедта узып барган була.

Баланың баш миенә, аякларына зыян килә. Аны Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастахәнәсенә озаталар. 

ЮХИДИ инспекторлары сорауларына ир-ат көчкә җавап бирә. Ул руль артына исерек килеш утырганын яшерми.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юл-транспортһәлакәте

Нет комментариев