Югалган малайларны бишенче көн эзлиләр...
Коткару чараларына водолазлар да җәлеп ителгән.
Күрше Башкортостанда инде биш көн рәттән ике яшүсмерне эзлиләр. Алар Уфаның 6нчы пристане тирәсендәге урман массивында 30 мартта югалган. Эзләү чараларына коткаручылар, полиция һәм волонтерлар җәлеп ителгән.
Бу вакыт эчендә алар 40 км яр буе линиясен тикшергәннәр, 300 кв.м елга төбен видеокомплекс ярдәмендә караганнар, 7 км яр буе буйлап үткәннәр. Эзләү чараларына водолазлар да җәлеп ителгән. Алар елганың 7 мең кв.м акваториясен тикшергәннәр. Тик әлегә нәтиҗәсез.
фото: https://ufanovosti.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев