Юл кагыйдәләрен бозучыларны күктән ачыклый башладылар
Яңалыклар тасмасы

Юл кагыйдәләрен бозучыларны күктән ачыклый башладылар

“Аеруча бу ысул тиешсез урында каршы як полосага чыгучыларны фаш итәргә мөмкинлек бирә”, - ди инспекторлар.

Татарстанда юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны һавадагы дроннар ярдәмендә ачыклый башладылар. Бу эштә ЮХИДИ инспекторларына росгвардия әгъзалары ярдәмгә килгән. Алар юллардагы хәрәкәтне күзәтү өчен һавага 200-300 метр биеклеккә күзәтү җайланмасын очыра. Аңа урнаштырылган видеокамера кагыйдә бозучы машина йөртүчеләрне  терки. “Аеруча бу ысул тиешсез урында каршы як полосага чыгучыларны фаш итәргә мөмкинлек бирә”, - ди инспекторлар. Соңгы 3 айда гына алар шул рәвешле 200 гә якын административ беркетмә төзегән.  

фотолар: https://t.me/chelnipomos

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ЮХИДИ рейд операция

Нет комментариев