Чулман проспектында җимерелгән яктырткыч баганасын алыштырдылар
Яңалыклар тасмасы

Чулман проспектында җимерелгән яктырткыч баганасын алыштырдылар

Аңа автомобиль бәрелгән иде.

Шәһәребезнең Чулман проспектында  җимерелгән багананы яңартып урам фонаре урнаштырдылар. Иске багана юл-транспорт һәлакәте аркасында яраксыз хәлгә килгән иде. 
Авария узган ял көннәрендә булды: автомобиль уртадагы  полосага чыккан һәм яктырткыч баганага бәрелеп багананы аударды. «Автомобиль юллары» предприятиесе җимерелгән конструкцияне чыгарып, яңасын урнаштырды.
 


урамны яктырту

Нет комментариев