«КАМАЗ» ГАҖ җитәкчелеге Мали Республикасына транспорт чаралары кую турында күләмле контракт имзалады.
Әлеге мөһим чарада Мали икътисад һәм финанс министры, шулай ук транспорт һәм инфраструктура министры катнашты. Килешү Россия һәм Мали арасындагы хөкүмәтаара килешү кысаларында төзелде. Әлеге документ Африка иленең транспорт һәм логистика потенциалын киңәйтеп, дәүләтне азык-төлек һәм сәнәгать товарлары белән тәэмин итүдә мөһим роль уйный.
Техника җибәрүдән тыш, Мали башкаласында автомобильләрне ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү үзәкләре булдырылачак. Моннан тыш, бу илдә йөк машиналары җыю мәсьәләсе дә карала. Яклар шулай ук запас частьләр кую, технологияләр тапшыру һәм Казанда Мали техник белгечләрен әзерләү турында да сөйләштеләр.
Нет комментариев