Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Юл салу эшләре октябрьдә тамамланачак

Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев юл эшләре барышы белән таныштырды.

Мәләкәс аръягы микрорайнын ГЭС белән тоташтыручы күпернең 30 августта файдалануга тапшырылуы турында хәбәр иткән идек инде. Әлеге күпер янындагы барлык эшләр 10 октябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш. 

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев әйтүенчә, Тынычлык проспекты белән Чулман проспекты киселешендәге төзекләндерү эшләре 98%ка башкарылган. Биредә техник хәрәкәт ачык инде. 

Быел шулай ук «Гидростроитель-1» бакчачылык ширкәтенә керә торган 650 метр юл да тәртипкә китерелә. Мондагы эшләрне дә октябрьдә тәмамларга җыеналар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл капиталь ремонт төзекләндерү яңа техника трасса