Юл-транспорт һәлакәтендә кеше гомере өзелде
Яңалыклар тасмасы

Юл-транспорт һәлакәтендә кеше гомере өзелде

Фаҗига Алабуга районында булды.

Бүген төнге 1 сәгать 20 минутта М-7 трассасының  Алабуга районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды. Анда кеше гомере өзелде.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, Toyota автомобилен йөртүче идарә итүне югалтып, алда барган MAN йөк машинасына барып бәрелә.

Нәтиҗәдә чит ил машинасын йөртүче ашыгыч ярдәм хезмәте килеп җиткәнче һәлак булды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юл-транспорт һәлакәте кеше үлеме

Нет комментариев