Проспектларда капиталь ремонт башланды
Чаллыда Тынычлык, Яр Чаллы һәм Муса Җәлил проспектларында капиталь ремонт башланды. Шәһәрнең иске өлешендәге участокта эшләр Автомобиль юллары предприятиесе белгечләре һәм техникасы тарафыннан башкарыла.
ПАД бригадалары Сидоровка развязкасыннан Үзәк күпергә кадәрге участокта асфальт катламын салдыра башлады. Эш барышында хәрәкәтне өлешчә чиклиләр.
Нет комментариев