Кабак зурлыгында гөмбә җыйган
Яңалыклар тасмасы

Кабак зурлыгында гөмбә җыйган

Иң авыры 5,6 киллограмм ди.

Күрше Башкортостан республикасында яшәүче Владимир Куприянов кабак зурлыгында гөмбәләр җыйган. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрләрендә сөйләгән.  Ир-ат сүзләренчә, бу – яңгыр гөмбәләре (дождевик).Өйгә кайткач, ул гөмбәләрне үлчәп карый. Иң авыры 5,6 килограмм була. Ә барлык “табыш”ның гомум массасы 20 килограммнан артып китә, дип хәбәр итә https://omet-rb.com.

Белүбезечә, быел яңгыр нык күп яуды. Шуңа гөмбәләр рәхәтләнеп үскәннәр, күрәсең.

Интернетта кайсыбер кешеләр язуынча, мондый гөмбәләрне ашарга була. Әмма аларның артык иске булмавы мөһим – андыйларда токсиннар күләме югары булырга мөмкин.

фото: Владимир Куприяновның соц.челтәреннән

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев