Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кабартылган иреннәр зыянлымы?

Табиб-дерматолог, косметолог Маргарита Вәлиева белән әңгәмә.

Кабарып торган иренле гүзәл затларны, җыерчыксыз әбиләрне моңарчы телевизор экраннарыннан гына күрергә күнексәк, дөнья галәмәте безгә дә килеп җитте. Кая карама – ясалма йөзле хатын-кызлар. «Матурлык» уколларын бер танышым да кадатты. «Иреннәрем тигез түгел, симметриясе юк, шуңа ясаттым», – ди. Ярый, ул дефектын бетерү өчен мондый адымга бардым дип акланды. Ә башкалар? Кибеткә кергәч, бер сатучы кызның иреннәренә игътибар иттем. Ул да зурайткан. Әмма уңышсыз килеп чыккан, ахрысы. Ирене төрле яктан кабарып тора. Хатын-кызлар гүзәллек эзләп нинди генә адымга бармый дигән уйга калдым?! Хәтта 18 яшьлекләре дә бит. «Матурлык» инъекцияләренең зыяны бар микән? Кабартылган иреннәр ошамаса нишләргә? Бу хакта без табиб-дерматолог, косметолог Маргарита Вәлиева белән әңгәмә кордык.  
-    Соңгы вакытта «матурлык» уколлары бик популярлашып китте түгелме? 
-    Әйе. Көнбатыш илләрендә популярлык казанган контурлы пластиканы хәзер бездә дә яратып кулланалар.  Прцедураларны иреннәргә генә түгел, ияк, муен, маңгайга, күз төпләренә, кыскасы, битнең бөтен өлешенә дә ясыйлар. 
-    Аның зыяны да бардыр бит? 
-    Зыянлы дип әйтә алмыйм. Үземнең дә кадатканым бар. Ул дөрестән дә җыерчыкларны бетерә, биттәге җәрәхәт эзләрен, таплар кебек җитешсезлекләрне яшерә. Препаратларның составында гиалурон кислотасы бар. Белгәнебезчә, ул һәр кешенең организмында була. Нәкъ менә әлеге матдә тиренең матурлыгы өчен җавап бирә. Яшь барган саен гиалурон кислотасы кими. Шул сәбәпле җыерчыклар барлыкка килә. Битнең төсе үзгәрә, сузыла башлый.  
-    Димәк, контурлы пластиканы күбрәк өлкән яшьтәгеләр ясата? 
-    Алар да. Әмма күбрәк яшьләр мавыга. Алар кино, эстрада йолдызларына охшарга тырыша. Гадәттә иреннәрен зурайталар. Табигый матурлыкларыннан канәгать түгелләр. Әмма бар нәрсәдә дә чамасын белергә кирәк. 
-    Чамасы дисез... Бу процедурадан бер файдалангач, гел ясатып торырга кирәкме?
-    Гадәттә контурлы пластиканы елга бер тапкыр гына ясыйлар. Әмма кайбер хатын-кызлар 2 ай яисә ярты ел саен йөри. Мондый очракта коточкыч «матурлык» иясе булуың ихтимал. Тире астына гель җибәрелә. Ул таралсын өчен вакыт кирәк. Уколларны еш ясаган саен иреннәр, мисал өчен, табигыйлыгын югалталар. 
-    Бүгенге көндә мондый төр хезмәт күрсәтүчеләр бихисап. Аларның барысына да шикләнми мөрәҗәгать итәргә буламы? 
-    Юк, әлбәттә. Хәзер косметологлар адым саен бит. Тик күбесенең медицина белеме юк. Теләсә кая белдерүләр бирәләр. Бәяләре дә кызыктырырлык. Яшьләр, әлбәттә, кайда очсыз  – шунда бара. Аларның исә препаратлары сертификатсыз булырга мөмкин. Нәтиҗәдә, матурлык эзләп килүченең, киресенчә, ямьсезләнеп кайтып китүе ихтимал. 
-    Андый клиентларның сезгә килгәне булдымы соң? 
-    Булды, әлбәттә. Берсенең ирененә укол дөрес ясамаганнар – кыек килеп чыккан. Икенчесе: «Иренем артык зур», – дип килде. Андый очракта без гиалуронидаза препаратын кулланабыз. Ул гиалурон кислотасын эретә. Бер ай эчендә җитешсезлекләр юкка чыгарга тиеш. Тәҗрибәсез косметологларның хаталарын шул рәвешле бетерергә туры килә. 
-    «Матурлык» уколын кадаткач, нинди симптомнар булырга тиеш түгел?  
-    Укол кадаган урын агарса, зәңгәрсу төсмер алса, авыртса, тән температурасы күтәрелсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.  Аннан соң, кайберәүләрдә аллергия дә башлана. Гадәттә ул лидокаинга була. 
-    Контурлы пластиканы кемнәргә ясату киңәш ителми? 
-    18  яшькә кадәргеләргә, йөкле һәм бала имезүче ханымнарга, онкологик, аутоиммун, шикәр авырулы кешеләргә, ОРЗ, ОРВИ белән чирләүчеләргә бу адымга бармаска киңәш итәр идем.  
-    Уколлар ясатмыйча гына матурлыкны саклап калып булмый мени соң? Әйтик массажлар, маскалар белән? 
-    Массаж, маскалар бик файдалы. Әмма яшь барыбер үзенекен итә шул. Ә хатын-кызларның һәрчак  матур, яшь булып күренәсе килә. Биредә инде һәркем үзе сайлый: косметологка мөрәҗәгать итәргәме, әллә инде булганыннан риза булып яшәргәме.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: матурлык матурлык бәйгесе