Кадер кичәсе кайсы көнне булды?
Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин әйтте.
Рамазанның соңгы 10 көнендә Кадер кичәсе яшеренгән. Нәкъ менә әлеге кичәдә кешелеккә Коръән иңдерелгән. Бу хакта «әл-Кадр» сүрәсендә әйтелә:
«Хакыйкать шулдыр ки, Без аны (Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек. Кадер кичәсенең ни икәнен син белмисең. Кадер кичәсе 1000 айдан да хәерлерәк. Ул көндә фәрештәләр һәм Изге Рух (Җәбраил) Раббының рөхсәте илә, Аның әмерләрен җиренә җиткезер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар. Кадер кичәсе – иминлек кичәсе – таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр».
Бу төндә кылынган изге эшләр 1000 ай дәвамында башкарылган изге гамәлләр белән бертигез булачак. Кем дә кем аны сәҗдә кылып уздырса, 83 ел һәм 4 ай дәвамында өзлексез дога кылган кебек савапка ирешәчәк. Бу төнне кешеләр язмышына үзгәрешләр кертелә, ә Аллаһы Тәгалә ялваручының үтенеченә җавап бирә.
Рамазан ахырына якынлашып бара. Кадер кичәсе кайсы көндә булды икән? Сорауны Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинга бирдек.
«Күзәтүләрем буенча, бер төн бик якты булды. Йолдызлар да якынайган шикелле, ачыграк җемелтиләр иде. Әмма ул так көндә (нечетное) түгел иде. Кичә дә йолдызлар матур күренәләр иде. Көне салкынчарак, әмма җиле юк. Уразаның кайсы көнендә Кадер кичәсе икәнен тәгаен әйтеп булмый - ул безгә мәгълүм түгел. Шуңа күрә рамазанның соңгы 10 көнендә төннәрне уяу үткәрергә кирәк. Әзрәк йокларга, күбрәк гыйбадәт кылырга һәм 1000 ай гыйбадәт кылган өлешен алырга тырышырга кирәк», – ди Әлфәс хәзрәт Гайфуллин.
Шуңа күрә Кадер кичәсенең бүген булуы да ихтимал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев