Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кадыйров фонды «Җәмигъ» мәчетенә ярдәм күрсәтте

Бу хакта Чечен республикасының яшьләр эшләре буенча министры Әхмәт Кадыйров хәбәр итте.

Чаллының «Җәмигъ» мәчете төзелешенә Чечен Республикасының беренче Президенты, Россия Герое Әхмәт Кадыйров исемендәге фонд акчалата ярдәм күрсәтте. 

Исегезгә төшерәбез, 28 апрель көнне «Энергетик» мәдәният сараенда мәчет төзелешенә ярдәм итү йөзеннән хәйрия концерты оештырылды. Бирегә Чечен республикасы делегациясе дә килде. Чечен республикасының яшьләр эшләре буенча министры Әхмәт Кадыйров финанс яктан ярдәм итәргә дигән йөкләмә биргән. Конвертны Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинга Урыс-Мартан районы мәгариф бүлеге башлыгы Сәид Айдамиров тапшырды. 

Ул (Әлфәс хәзрәт Гайфуллин – ред.)  минем кадерле әтием, Россия Герое Рамзан Әхмәт улы Кадыйров һәм Әхмәт-Хаҗи Кадыйров исемендәге төбәк иҗтимагый фонды президенты, минем кадерле әбием Аймани Несиевнага игелекле эштә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтен белдерде. Мэр Наил Мәһдиев алга таба хезмәттәшлек итәргә өмет баглады. 

Исегезгә төшерәбез, хәйрия концертында 2 млн сумнан артык акча җыелды. 

 

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев