Кайгылы хәбәр
Яңалыклар тасмасы

Кайгылы хәбәр

Чаллының мактаулы гражданины вафат.

Кичә Чаллының мактаулы гражданины Лидия Викторовна Шилова мәңгелеккә күзләрен йомды. Ул  1940 елда Владимир өлкәсе Гусь-Хрустальный шәһәрендә туа. 1972 елда Чаллыга килеп урнаша. Башта идеология бүлеге инструкторы, аннары бүлек мөдире булып эшли. Педагог, партия хезмәткәре, 1976–87 елларда КПССның Чаллы шәһәр комитеты секретаре, 1987–2002 елларда педагогия көллияте директоры вазифаларын башкара. Лаеклы ялга чыккач Сәүдә-сәнәгать палатасында эшли. 
«Лидия Викторовна белән хушлашу иртәгә ГЭС бистәсендәге Студентлар урамы тукталышы янындагы зиратта көндезге 11дә була», – дип хәбәр итте «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәрчесенә Чаллының мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева.

Фото ачык чыганаклардан алынды.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


фаҗига

Нет комментариев