Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Камал театры артисты Рауза Хәйретдинова вафат

15 ноябрь Казанда 90 яшендә Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдинова вафат булган.

Рауза Хәйретдинованың вафаты турында Галиәсгар Камал театры матбугат үзәге хәбәр итә. Мәрхүмәне соңгы юлга озату 16 ноябрь 10.00 сәгатьтә Камал театры бинасында булачак.
Рауза Хәйретдинова – Татар академия театрының мәшһүр артисты. Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты. 1928 елның 3 гыйнварында Татарстанның Балык Бистәсе районы Яңа Ырга авылында туган. 1948 елда Камал театры каршындагы студияне тәмамлаганнан соң, шул театрда эшли башлый.
Сәхнәдә иҗат итә башлаган чорда лирик пландагы яшь кызлар, бигрәк тә музыкаль рольләрне башкарса, соңрак үткен, чая характерлы образлар тудыра. Алар арасында "Зәңгәр шәл"дә (Кәрим Тинчурин) — Мәйсәрә, "Галиябану"да (Мирхәйдәр Фәйзи) — Галиябану, "Гүзәлем Әсәл"дә (Чыңгыз Айтматов) — Хәдичә, "Таң атканда"да (Ш. Шаһгали) — Гөлбикә, "Татар хатыны ниләр күрми" дә (Галимҗан Ибраһимов) — Гөлбану, "Әниләр һәм бәбиләр"дә (Туфан Миңнуллин) — Вазифа, "Рәхәт яшибез"дә (М.Гыйләҗев) — Волчанская һәм башка күп кенә образлар бар.

1970 елда Татарстанның халык артисты, 1979 елда Русиянең атказанган артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә.
1991 елдан актриса Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының "Инсаният" труппасында иҗат итә.
Быел март аенда Рауза Хәйретдинова Азатлыкка "татар театры абруен югалтмады әле" дип әңгәмә биргән иде.

 

https://www.azatliq.org/a/29601935.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев