Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«КамАЗ» белән «Даймлер КамАЗ рус» арасында инвестконтракт имзаланды

Контракт «КАМАЗ» белән «ДАЙМЛЕР»ның уртак заводында яңа кабина каркаслары җитештерүне үстерүгә юнәлгән. 

Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында «КамАЗ» ГАҖ белән «Даймлер КамАЗ рус» ҖЧҖ арасында махсус инвестицион контракт имзаланды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документка Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы шәһәре мэры Наиль Мәһдиев һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин кул куйды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Контракт «КАМАЗ» белән «ДАЙМЛЕР»ның уртак заводында яңа кабина каркаслары җитештерүне үстерүгә юнәлгән. 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: камаз килешү проект предприятие