Камилә Вәлиева кинода төшә?!
Яңалыклар тасмасы

Камилә Вәлиева кинода төшә?!

Ул планнары турында сөйләде

Фигуралы шуу буенча зур уңышларга ирешкән Камилә Вәлиева Сочида,  «Сириус»  федераль үзәктә уза торган Бөтендөнья яшьләр фестивалендә катнашкан.

 Ул: «Егет-кызларга төрле юнәлештә чиратлаштырып шөгыльләнергә киңәш итәр идем, барысын да сынап карарга кирәк.  Минем спорттан кала беренче планнарым: мәктәпне тәмамлау, имтиханнар тапшыру һәм  университетка укырга керү.

Бүгенге көндә кино һәм телевизион проектларда катнашу өчен кастинглар узам. Шул юнәлештә үсәргә планлаштырам», – дигән ул. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


минспорт рф спорт фигуралы шуу Камилә Вәлиева

Нет комментариев