Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Камилә Вәлиевага Президент стипендиясен түләмиләр

Аны җыелма команда исемлегеннән төшерделәр.

Мәгълүм булганча, допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваның Пекинда Олимпия уеннарындагы нәтиҗәсе дә юкка чыгарылды. Спортчы Россия Президенты стипендиясен алудан туктады.

Олимпия чемпионнары өчен стипендия күләме 52 мең сум тәшкил итә. Көмеш медаль ияләре  – 39 мең, бронза медаль ияләре 30 мең сум стипендия ала.

«Президент В. Путинның 31.03.2011 елгы 368 санлы указы нигезендә Россия Президенты стипендиясе Олимпия чемпионнарына гомерлеккә, ә Олимпия уеннарының көмеш һәм бронза призерларына спортның тиешле төре буенча Россия Федерациясе спорт җыелма командасына кандидатлар исемлегендә булган чорда түләнә, – дип хәбәр итәләр Спорт министрлыгының матбугат хезмәтендә. – Камилә Вәлиева дисквалификацияләнүгә бәйле рәвештә, тимераякта фигуралы шуу буенча Россиянең спорт җыелма командасына кандидатлар исемлегеннән чыгарылды, шунлыктан аңа Президент стипендиясен түләү туктатылды».
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Камилә Вәлиева антидопинг