Кар өзлексез чистартылырга тиеш!
«Ел нәтиҗәләре буенча, шәһәр халкы алдында бурычларын үтәмәгән идарә итү компанияләренә бәя бирәбез», – дип кисәтте мэр.
Бер төн эчендә Чаллыны кар күмеп китте. Кар явуын дәвам итә. Юлларны, ишегаллларын чистарту мәсьәләсе буенча башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, бу көннәрдә «Автомобиль юллары» предприятиесенең 151 техникасы, 78 хезмәткәре тәүлек буена эшли.
Моннан тыш, юлларны, ишегалларын идарә итү компанияләренең 112 техникасы, 999 дворнигы кардан чистарта. Мәдәният һәм ял паркының 31 техникасы, 87 хезмәткәре иҗтимагый киңлекләрне тәртиптә тота.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев юлларны ишегалларын кардан өзлексез чистартырга кушты:
«Без кар яумый дип вәгъдә итмәдек. Кар тоткарлыксыз ява икән, аны чистарту да өзлексез оештырылырга тиеш. Кар нормадан артык ява дип сәбәп тапмагыз, эшне тиешенчә оештырыгыз. Җыештыручыларга рәхмәт әйтүчеләр дә, эшләмиләр диючеләр дә бар. Идарә итү компанияләренең дә төрлесе бар. Ел нәтиҗәләре буенча, шәһәр халкы алдында бурычларын үтәмәгән идарә итү компанияләренә бәя бирәбез. Нәтиҗәләре билгеле булачак», – диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев