Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Карантин аркасында, Татарстандагы шәһәр һәм күперләр ябылуы дөресме?

Безнең әлеге сорауларыбызга ТР Эчке Эшләр министрлыгының матбугат хезмәте җавап бирде.

9 Социаль челтәрләрдә Кама елгасы аша күпердән үтү, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренә керү һәм чыгу юллары ябылган икән дигән мәгълүмат таратылган. Янәсе, автомобильләрне ЮХИДИ постларында кире борып кайтаралар. "Шәһри Казан" газетасы журналисты бу уңайдан ачыклык кертүне сорап, ТР Эчке Эшләр министрлыгына мөрәҗәгать итте.

Биредә хәбәр итүләренчә, республика юллары буенча мондый чикләүләр кертелмәгән.Әмма алай да, үзегезнең һәм якыннарыгызның иминлеге турында уйлап, өйләрегездә калу зарур булып тора.

Шулай ук, исегезгә төшерәбез, хәтта катгый карантин чаралар гамәлдә булган Мәскәүдә дә шәһәргә керү һәм чыгу чикләнмәгән.
 

Лилия Гайнуллина

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев