Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Картиналар галереясенә кем исеме бирелде?

Танылган рәссам Илдар Ханов ГЭС бистәсендәге Ватан-ана мемориал комплексындагы ана образын аның аша гәүдәләндергән иде.

Танылган кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштерү буенча комиссия коллективның гозерен канәгатьләндерде. Чаллының картиналар галереясенә Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы мәдәнияте легендасы Гөлсабирә Хәкимова исеме бирелде.

«Без моңа бик шат. Гөлсабира Мәхмүтовна – Чаллыда гына түгел, республикада да билгеле шәхес. Ул бик күп эшләде. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр галерея эшчәнлеге белән кызыксынып, безнең белән аралашып яшәде. Аның исеме Чаллы тарихына алтын хәрефләр белән язылырга тиеш. Комиссия вәкилләренә гозеребезне канәгатьләндергәннәре өчен рәхмәт», – ди галерея директоры Әлфия Гарипова.

Гөлсабира ханым былтыр 10 сентябрьдә вафат булды. Ул Чаллы халкын танылган рәссамнар Репин, Шишкин, Суриков иҗаты белән таныштырды. Аның тәкъдиме белән шәһәрдә Сабантуйлар үткәрелә башлаган иде. Ул Россия күләмендә данлыклы Игорь Лерман камера оркестры булдыруга зур өлеш керткән, танылган рәссам Илдар Ханов исә Ватан-ана мемориал комплексындагы ана образын аның аша гәүдәләндерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: картиналар галереясе бәйрәм мәдәният