Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кайда күбрәк эчәләр?

Россиядә ир-егетләрнең 75,3 проценты билгеләнгән нормадан артыграк күләмдә, ә этанолга күчереп исәпләгәндә, атнасына 168 граммнан артыграк алкоголь эчә

Россиядә иң күп эчүче төбәкләр арасында — Чукотка автономияле округы (22,6 процент), Архангель өлкәсе (16,3 процент), Хабаровск крае (14,6), Яһүд автономияле (14) һәм Новгород (14) өлкәләре аталган.
Чечняда (0), Дагстанда (0,5), Төньяк Осетиядә (0,9), Тывада (1,2), Ханты-Манси автономияле округында (1,2) һәм Севастопольдә (1,2) спиртлы эчемлекләр кулланучы ир-егетләр азрак.
Клиник психолог Валентин Денисов-Мельников аңлатуынча, Чукотканың лидерлыгы төбәктә климат, авыр эш һәм җылыну теләге белән бәйле булырга мөм-кин. Белгеч ир-егетләрнең спиртлы эчемлекләрне начар булганда гына түгел, яхшы хәлдә дә эчү-ләрен, я аның ярдәме белән компаниядә аралашуларын да өс-тәде. Эчкечелекнең сәбәбе еш кына гаиләдә алган тәрбия, алкоголь белән ата-ананың мавыгуы, яки үсмер чакта кызларга ошарга теләү булырга мөмкин. “Өстәвенә, бу — ир-егетләр өчен психологик проблемаларны хәл итүнең иң җиңел юлы”, — ди Денис Мельников.
“Росстат” мәгълүматлары буенча, нормадан артык эчүче халык арасында хатын-кызларның өлеше чиреген тәшкил итә. Россия хатын-кызлары җаваплырак, аларның балалары бар, аларны тәрбияләргә кирәк. Денисов-Мельников билгеләп үткәнчә, хатын-кызларга авыр хәлләр турында дуслары белән сөйләшү җиңел-рәк.
Элегрәк “Росстат”, Русиянең кайсы төбәгендә хатын-кызлар күбрәк эчә, дигән сорауга җавап биргән иде. Иң күбе аларны Яһүд автономияле өлкәсендә ачыклаганнар (9,3 процент). Алга таба Чукотка автономияле округы (8,8), Архангель өлкәсе (6,1), Хабаровск крае (6) һәм Мурманск өлкәсе (4,8) килә. Иң азы — Ингушетиядә (0 процент), Кабарда-Балкар Республикасында (0,1), Калуга һәм Тамбов өлкәләрендә (0,2) һәм Төньяк Осетиядә (0,3).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев