Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казан мэры Илсур Метшин 1960-1970 елларда төзелгән балалар бакчалары һәм мәктәпләрне ремонтлауда ярдәм сорады

Быел «Демография», Стимул» программалары буенча Казанда сигез балалар бакчасы һәм ике мәктәп төзеләчәк.

Илсур Метшин 60-70 елларда төзелгән бакча һәм мәктәпләрне ремонтлауда ярдәм сорады.Мэр Казан шәһәр Думасының сессия утырышында соңгы ун елда 66 балалар бакчасы, 143 мәктәп ремонтланганын әйтте. Моңа 6 млрд 150 млн сум акча тотылган.

«60-70 елларда төзелгән биналар да үз чиратын көтә: 200 балалар бакчасы, 27 мәктәп… Алар соңгы дистә елларда капиталь ремонт күрмәгән. Сезнең ярдәмгә өметләнәбез», — дип мөрәҗәгать итте Метшин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка.

Мэр быел «Демография», Стимул» программалары буенча Казанда сигез балалар бакчасы һәм ике мәктәп төзеләчәген әйтте. 2006 елдан 2020 елга кадәр башкалада 125 балалар бакчасы төзелгән. «Урыннар барыбер әле җитеп бетми», — диде. 

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев