Казанда БРИКС саммиты башлана
Яңалыклар тасмасы

Казанда БРИКС саммиты башлана

Чараларга 33 ил вәкиле килә.

Бүген Казанда БРИКС саммиты башлана. Ул 2 көн була. 21 октябрьдә Татарстан башкаласына Бразилия тышкы эшләр министры Мауро Луис Иекер Виейра, Венесуэла вице-президенты Делси Родригес, Шри-Ланка тышкы эшләр министры урынбасары Аруни Виджевардане килде.

Уналтынчы БРИКС саммитына 33 ил вәкиле килә. БРИКС – илләр берләшмәсе, ул 2006 елда оешты. Атамасы BRICS — Brazil, Russia, India, China, South Africa сүзләреннән кыскартып ясалган.

Бу илләр берләшмәнең беренче әгъзалары булды. Соңрак аларга Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр, Эфиопия кушылды. 2024 елда рәислек Россиягә күчте.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев