Казанда Чаллы директорларын бүләкләделәр
Яңалыклар тасмасы

Казанда Чаллы директорларын бүләкләделәр

Мәгариф алдынгыларына күкрәк билгесе тапшырылды.

Чаллының 79нчы лицей-интернат директоры Сафиуллин Ралиф Равиловичка, күпьеллык нәтиҗәле һәм намуслы хезмәте өчен, «Мактаулы остаз» күкрәк билгесе тапшырылды. Бу мәртәбәле бүләкне аңа Казанда мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсендә бирделәр.  Чарада шулай ук шәһәрнең “Адымнар-Чаллы” полилингваль гимназиясе директоры Галиев Азат Таһировичны һәм  58нче, 16нчы мәктәп директорларын да хөрмәтләделәр. Алар «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә лаек булды. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев