Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казанда COVID-19га «тестлар» сатучы мошенниклар пәйда булды

Казанда күп фатирлы йортларның стендларында халыкка «ташламалы бәядән»коронавируска тестлар сатып алырга тәкъдим ителгән белдерүләр пәйда булды. Монда ук ниндидер сайтка сылтама китерелә һәм QR-код урнаштырылган.

Шәһәр Эчке эшләр идарәсендә бу мәгълүмат чынбарлыкка туры килми, дип кисәтә. COVID-19 тестларны бөтенләй сатып алырга ярамый. Аларны теләсә кайсы медицина оешмасында, табиб юлламасы һәм тиешле симптомнар булганда гына тапшырырга мөмкин.

Казан полициясе шулай ук билгесез QR-кодларны Сканерлау һәм шикле сылтамалар буенча күчү куркыныч, дип искәртә. Шул рәвешле алар мобиль телефонга кереп төрле программа, яки вирус кертергә мөмкин.

 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X