Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казаннан Альмира Ибраһимова чыршыны ноябрьдә үк бизәп куйган

– Без чыршыны иртә бизәргә яратабыз, шуңа күрә ноябрь урталарында ук гаиләбез белән бизәп тә куйдык. Чыршыбыз ясалма, чын ылыслы чыршы ничек кенә матур булса да барыбер чыгарып атарга гына кала бит, ә мин тере әйберләрне рәнҗетүдән куркам.

Уенчыкларны да ел саен алыштырмыйбыз, бары тик ел саен, күңел җылыбызны биреп, Яңа елга яхшы теләкләр теләп кулдан үзебез ясаган бер яисә ике уенчык кына өстәргә тырышабыз. Ә менә бу язманы укучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйсым килә. Яңа 2022 нче ел бары тик шатлыклы көннәр генә алып килсен иде. Дөньядагы барлык кешеләрнең дә күңелләре тыныч, үзләре, якыннары сау-сәламәт булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел