Яңалыклар тасмасы

КБК хезмәткәрләрен укытачак

Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты үзенең хезмәткәрләрен “Технология ЦБП” курсы буенча укыта

Предприятиенең 30 хезмәткәре “Целлюлозо-кәгазь җитештерү технологиясе” курсы буенча белемнәрен арттыра. Аларны С.Киров исемендәге Санкт-петербург дәүләт урман техник университеты профессор һәм доцентлары укыта. Укучыларны күпчелеген технологик персонал тәшкил итә. Имтиханнарны тапшыргач бу хезмәткәрләргә дипломнар тапшырылачак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев