Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Көчле буран көтелә. Юлларга чыкмагыз!

Синоптиклар фаразлавынча, бүген Татарстан территориясендә көчле буран, шулай ук юлларда бозлавык һәм кар көртләре көтелә. Шуңа бәйле рәвештә республика Дәүләт автоинспекциясе юлда иминлекнең төп чаралары турында искә төшерә.

Машина йөртүчеләр максималь рөхсәт ителгән тизлекне түгел, ә куркыныч булмаган тизлекне сайларга тиеш. Каршы як полосага чыгу ише хәтәр маневрлар ясамагыз. Автомобиль салонында бар кеше дә иминлек каешы белән эләктерелгән булсын, алгы утыргычта балаларны 12 яшькә кадәр, ә арткы якта 7 яшькә кадәр махсус креслода гына утыртып йөртергә рөхсәт ителә.

Җәяүлеләргә дә саграк булырга кирәк, юл аша зебрадан гына чыгарга мөмкин. Караңгы вакытта киемдә яктылык кайтаручы элементлар булырга тиеш. Татарстан ЮХИДИ хезмәте барлык кешеләрне дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм юлларда бик сак булырга өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар