Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кече яшьтән үк колхозда эшләгән Хәмидә әбекәйне юбилее белән котладылар

Шушы көннәрдә Чаллының Үзәк районы хакимияте башлыгы Эдуард Фәттахов шәһәрдәшебез Хәмидә Баһаветдинованы 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Эдуард Рафаилович Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Хәмидә әбекәйгә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, шәһәр мэры Наил Мәһдиевның котлау открыткаларын тапшырды. Ветеранны шулай ук  Үзәк башкарма комитеты, «2 комплекс» ТИҮ һәм «Энтузиаст» идарә итү компаниясе вәкилләре дә тәбрикләде. 

Хәмидә Әмирҗановна Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында шул авылның колхозында хезмәт куйган. Сугыштан соң Әлмәт шәһәренә күченеп килә, анда ул шәһәр төзелешендә актив эшли. 
1998 елда Чаллыга – даими яшәүгә күченә. Хәмидә Әмирҗановна 3 бала тәрбияләгән, бүгенге көндә 5 оныгына яраткан әбекәй ул. 

«1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән хөрмәтле шәһәрдәшебез ул безнең. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев