Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Күңел» радиосы юбилее уңаеннан узачак концертта Дәниф Шәрәфетдинов җырлаячак

«Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә катнашты.

«Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында зур юбилей концерты үтәчәк. Радионың 25 еллык юбилее «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясенең 30 еллыгы белән дә туры килде. Шуңа да без аны уртак бәйрәм буларак оештырдык. Тамашачылар алдында Гүзәл Уразова, Илсөя Бәдретдинова, Лилия Хәмитова, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Дәниф Шәрәфетдинов һәм башка популяр артистлар чыгыш ясаячак», - диде «Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Лилия Мәхмүтова сүзләренчә, Дәниф Шәрәфетдиновның чыгышы халык тарафыннан күптән көтелгән вакыйга. Оештыручылар юбилей концертында бары тик хитлар яңгыраячагын вәгъдә итә.

«Җәй булуына карамастан, халык концертка билетлар ала. 800 урынлык залда бүген иртән 94 билет кына сатылмый калган иде. Бер-ике көн эчендә алары да калмаска мөмкин. Концертка килергә теләүчеләр билет алуны озакка сузмасын», - диде Лилия Мәхмүтова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев