Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кем гаепле - укучымы, әллә укытучымы?

Чаллы мәктәбендә килеп чыккан конфликт буенча суд утырышы булды.

Чаллы мәктәпләренең берсендә укытучы һәм укучы арасында килеп чыккан конфликт буенча суд утырышы булды.

Утырышка укытучы, укучы һәм шаһит чакырылды. Һәммәсе килеп чыккан хәлне үзенчә аңлатты, ди шәһәр судының матбугат хезмәте.

Укытучы әйтүенчә, конфликт 19 декабрь көнне килеп чыга. Ул класска кергәндә балалар тавышланып утыра, аларны тынычландырмакчы була. Арасыннан берсе педагогны кимсетә. Ул аны кулыннан тотып, кабинеттан чыгарырга тели, әмма укучы каршылык күрсәтә. Кабинеттан чыгаргач, укытучы баланың җилкәсеннән тотып, тынычлануын сорый.

Укучы исә хәлне башкача аңлата. Класска кергән укытучыдан ул "кто вы такая?" дип сорый. Укытучыга мондый сорау ошамый, янәсе ул аны кулыннан тотып класстан алып чыга һәм муенына кулы белән баса.

Шаһит укытучының үз версиясе. Бу көнне укучыларның тавышланып утыруын ул дәлилли. Иң тавышлы укучыны педагог кулыннан коридорга алып чыкты һәм үзе китеп барды, дип белдерә. 

Суд укытучының үз гаебен тануын, аның һәм туганнарының сәламәтлеген исәпкә алып, 5 мең сум штраф салды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев