КФУ укытучысы фаҗигале төстә вафат булды
Яңалыклар тасмасы

КФУ укытучысы фаҗигале төстә вафат булды

Аның мәетен бер йортның ишегалдында тапканнар.

Казанның «Лазурные небеса» торак комплексы йортларының берсенең түбәсеннән хатын-кыз егылып төшеп вафат булды. 

Хокук саклау органнары хәбәр итүенчә, бу хатын - КФУның физкультруа һәм спорт кафедрасы укытучысы Найлә Закирова. Ул университетта өлкән педагог булып эшләгән, спорт гимнастикасы буенча спорт мастеры, аэробика буенча Россия чемпионы, шейпинг буенча программа авторы булган.

 Найлә Закирова әлеге йортта яшәмәгән.  Хокук саклау органнары фаҗиганең сәбәпләрен тикшерәләр. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


кайгылы хәбәр үлем-китем

Нет комментариев