Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Хатлар йорты» чыгарган татарча открыткаларны Чаллыда да сатып алырга мөмкин

«Дизайннарны һәм идеяләрне халык белән бергә уйлап табабыз», — диде «Хатлар йорты» менеджеры Алмаз Сабирҗанов.

«Хатлар йорты» берләшмәсе чыгарган татарча открыткаларны Казаннан тыш, Чаллы шәһәрендәге сәүдә нокталарында да сатып алып була.

«Бүгенге көндә без татар открыткаларын сату нокталарын арттыру буенча эшлибез. Республиканың башка шәһәрләренә дә чыга башладык. Шуларның берсе — Чаллы шәһәре. Алга таба башка шәһәрләргә дә чыгарга уйлап торабыз», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Хатлар йорты» менеджеры Алмаз Сабирҗанов.

Аның сүзләренчә, татарча открыткаларга ихтыяҗ бар. «Күптән түгел Әлмәттә „Печән базары“ фестивалендә катнаштык. Халык бик кызыксынып ала. Сорау бар, эшләргә генә кирәк», — диде ул.

«Хатлар йорты» открыткалары «Санрайз» сәүдә комплексында «Дом книги» кибете (Сөембикә проспекты, 40 йорт) һәм «Торговый квартал» сәүдә үзәгендә «Дом книги» кибетендә (Тынычлык проспекты, 3 йорт) сатыла.

Алмаз Сабирҗанов татар открыткаларын, иң элек, татарлар күпләп яши торган урыннарда таратачакларын әйтте.

«Открыткаларны ел саен яңартып торабыз. Дизайннарны һәм идеяләрне халык белән бергә уйлап табабыз», — диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар

2
X