Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәния Фәрхи яшәгән йортка мемориал такта куела

Легендар җырчы онытылмаячак.

2022 елның 27 июлендә сөекле җырчыбыз Хәния Фәрхинең вакытсыз вафат булуына 5 ел тула. Аллаһка шөкер, халык мәхәббәтен яулаган җырчының исемен мәңгеләштерү эше дәвам итә. Аның ире, «Бәйрәм» ансамбленең директоры Габделхәй Биктаһиров каберенә затлы таш куйдырган иде, «Онытылыр димә» исемле китап чыгарды. Искә алу концертлары үткәрелә.  Туган ягы Тәтешледә музей ачылды, шул бина янына Хәниянең һәйкәле дә куелды.

Бүген «Бәйрәм» ансамблендә озак еллар администратор, алып баручы булып эшләгән, Хәния Фәрхи хөрмәт иткән, Биктаһировларның гаилә дусты, талантлы егет Раил Нуриев тагын бер шатлыклы хәбәр җиткерде.

«Хәния апабызны онытмыйбыз. 27 июльдә Казанда ул гаиләсе белән яшәгән Дубравная 57нче йорт диварына мемориал такта куелу уңаеннан искә алу чарасы була. Бу көнне, Аллаһы боерса, башта «Бәйрәм» ансамбле егетләре, ире, балалары, оныклары, кияүләре, дуслары һәм яраткан тамашачылары белән көндезге 11дә зиратка барабыз. Кадерле кешебезне искә алып, каберенә чәчәкләр салачакбыз. Көндезге 13 сәгатьтә Казанның Дубравная урамындагы 57нче йортка мемориал такта кую уңаеннан рәсми чара оештырылачак», – диде ул.

Шулай итеп Хәния Фәрхинең исемен мәңгеләштерү эшләре Казанда да дәвам итә. Легендар җырчыны тамашачылары да, гаиләсе дә, дуслары, туганнары да онытмый һәм оныттырмый да, чөнки ул мәңгелек моң, кабатланмас талант. 

Фотолар Раил Нуриевтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәния фәрхи шоу бизнес