Хор музыкасы фестиваленең гала-концертында 4нче мәктәп укучыларын бүләкләделәр
Яңалыклар тасмасы

Хор музыкасы фестиваленең гала-концертында 4нче мәктәп укучыларын бүләкләделәр

Чаллының балалар һәм яшьләр иҗат сараенда мәктәп укучылары арасында «Җырлаучы Чаллы» (Поющие Челны) хор музыкасы фестиваленең гала-концерты узды.

Финал концертында Чаллының иң яхшы балалар хор коллективлары катнашты. 

4нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучыларының «Чишмәкәй» (Родничок) хоры III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Аларның җитәкчесе Илһамия Кәримова. 

Укытучыны һәм укучыларны чын күңелдән котлыйбыз!

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


мәгариф

Нет комментариев