Кибет сөтен эчми торырга кушалар
Яңалыклар тасмасы

Кибет сөтен эчми торырга кушалар

Чирле сыерларның сөтен кулланган очракта, кешеләр инвалид калырга мөмкин.

Әтнә районының Тукай хуҗалыгында сыерларда бруцеллёз чире тапканнар. Белгечләр әлеге чирдән малларны терелтеп булмый, диләр. Хуҗалыкның 1200 баш терлеген дә, шул исәптән, кечкенә бозауларны да юкка чыгарырга кирәк. 
Әлеге зур хуҗалыкка район күләмендә җитештерелгән сөтнең 17 проценты туры килгән. Хәзер көн саен 60 тонна сөт түгелә - ул кулланырга яраксыз. Кулланган очракта кешеләр дә җитди авыруга дучар - буыннары шешеп, исән калган очракта, инвалид булырга мөмкин. Шуңа күрә интернетта кибетләрдән  алган сөтне кайнатып эчәргә яки бөтенләй тыелып торырга чакырулар таралды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев