Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Килешүне бер урында гына төзеп була

Өстәмә пунктларга әлегә ихтыяҗ юк.

Яңа елда, дөресрәге 9 январьдән газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча килешүне бер урында гына рәсмиләштерергә мөмкин булпчак.

Чаллының төрле урыннарындагы өстәмә  рәвештә ачылган  16 пункт 2023 елның 29 декабрендә ябылды.

"Челныгаз" ЭПУ идарәсе башлыгы Мөнәвир  Галиев әйтүенчә, өстәмә пунктларга килүчеләр азайган.

«2024 елның 9 январыннан килешүне яңа шәһәрнең 51/02 А адресы буенча урнашкан офиста төзергә мөмкин.  Ихтыяҗ туса, өстәмә пунктларны яңадан ачу мөмкинлеге дә каралачак", - диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: камаз килешү проект предприятие газовая плита, сергей крайнов, газ