Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Киләсе елда Тверь өлкәсендә татар мәдәнияте көннәрен үткәрергә ниятлиләр

Чара Тверь халкына татар мәдәниятен күрсәтү максатыннан оештырылачак.

Тверьдә татар мәдәнияте көннәрен үткәрү планлаштырыла.«Бу бер көн генә түгел, берничә көн булырга тиеш. Татарларга, русларга — бөтенесенә татар мәдәниятен күрсәтергә кирәк. Артистларыбыз, театрларыбыз шундый көчле. Тверьдә шуның ише бәйрәмнәрне күбрәк үткәрсәк иде», — диде Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Ибраһимов «Җанисәпле сөйләшү» проектында.

Аның сүзләренчә, Тверь татарлары өчен мәдәни чаралар Татарстан ярдәме белән оештырыла.

«Бөтендөнья татар конгрессы, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән бездәге Сабантуйга булсынмы, бүтән бәйрәмнәргәме, Казаннан җырчылар килә. Татар халкының мәдәнияте шундый бай. Безнең татарлар аны белми генә. Моны аңлатсак, алар татар халкыннан беркая да китмәс», — дип сөйләде Марс Ибраһимов. 

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев