Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Киләсе пандемиягә әзер торырга куштылар

Коронавирус киләсе пандемия килеп чыгу очрагына тиешле гамәлләр эзлеклелеген булдырып, аларны «ятлауга» китерергә тиеш. “Роспотребнадзор” башлыгы Анна Попова әнә шулай дип белдергән. Попова әйтүенчә, “киләсе очрак”ның булачагы бәхәссез. Әлегә аның тәгаен генә кемнәргә кагыласы билгесез, әмма яңа пандемия килеп чыгу очрагына әзер кагыйдәләр булырга тиеш, дигән ул “Валдай” клубы үткәргән онлайн-киңәшмәдә. Бүгенге тәҗрибәне сакларга, берләштерергә һәм аннан “бер нәрсәне дә җуймаска” кирәк, дип басым ясап әйткән “Роспотребнадзор” башлыгы.

Моңа кадәр Попова коронавирустан вакцинаның барлык кешеләр өчен дә бер үк төрле булмаячагын белдерүен искә төшерик. Белгечләр халыкның аерым төркемнәре өчен төрле препаратлар уйлап табу белән мәшгуль. Шул ук вакытта, аның әйтүенчә, әлегә вакцинаның тәгаен генә кайчан пәйда буласын әйтеп булмый. Бу җәһәттән аталган көннәр – “чынбарлыктагы срок түгел, ә кемнәрнеңдер фаразы гына”, – дип белдергән “Роспотребнадзор” җитәкчесе.

Сүз уңаеннан: 4 июньгә Россиядә COVID-19 йоктыручылар санының 441 108гә җиткән, 5384 кеше үлгән, 204 623 кеше савыккан.

 

Чыганак:Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X