Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коллар сатып алган һәм изоляторга эләккән

71 яшьлек картка карата җинаять эше кузгатылган.

Ставрополье краенда бакчада эшләп арыган бер пенсионер, үзенә коллар сатып алырга булган. Ул 20 мең сумга ике кол алып, аларны ярты ел бакчада эшләргә мәҗбүр иткән. 

«Авитор»  бакчачылык ширкәтендә яшәүче 71 яшьлек ир  үзенең 31 һәм 52 яшьлек дуслары белән эшчеләр табарга карар кылган. Төгәлрәге ул билгесез кешеләр белән Россиядә рөхсәтсез яшәгән ике үзбәк – 31 яшьлек ир белән 27 яшьлек хатынны – сатып алырга килешкән. Бәясе 20 мең сум. 

Сатып алынган ир белән хатын 6 ай пенсионерның бакчасында эшләгән. Ә бер көнне бабайга  полиция хезмәткәрләре килеп кергән.   Бабайны һәм аның бер дустын тоткарлаганнар, өченче ир июнь ахырында үлгән булган. 

 71 яшьлек картка каршы «Кеше урлау белән бәйле булмаган законсыз ирегеннән мәхрүм итү»  һәм «Законсыз миграция оештыру»  маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган, ул тикшерү изоляторына озатылган. 

Пенсионерның 31 яшьлек дусты өй арестында. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре билгесез сатучыларны эзлиләр.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсионер бакча уңыш җәй коллар