Колумбиядән Чаллыга укырга килгән егетне төрмәгә утыртырга уйлыйлар
Яңалыклар тасмасы

Колумбиядән Чаллыга укырга килгән егетне төрмәгә утыртырга уйлыйлар

Аны полиция хезмәткәрләре кулга алды.

23 яшьлек Колумбия егетен Яр Чаллы проспекты күпере астында тоткарлыйлар. Кесәсендә 13 төргәк наркотик матдә була. Авырлыгы 12 грамм. Чаллыга укырга килгән чит ил егете шул рәвешле акча эшләмәкче була, күрәсең. Хыялы тормышка ашмый. Аңа карата җинаять эше кузгату турында уйлыйлар. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җинаять

Нет комментариев